Барлык яңалыклар
Спорт
20 март 2021, 17:05

Легендар тренерны данлап

Районыбыз спорт тарихында лаеклы эз калдырган тренер Анатолий Васильевич Коробейниковның 80 еллык юбилеена багышланган мәдәни чара район мәдәният йортында узды.

Бирегә билгеле спортчы-тренерны котларга якташлар һәм кунаклар, аның укучылары җыелган иде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев исеменнән котлау хатын, Коробейниковлар гаиләсенең төзелүенә 60 ел булуы уңаеннан Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның бүләкләрен тапшырып, район хакимияте башлыгы урынбасары Гемир Хаҗетдин улы тәбрик сүзләрен Дамира Хатмулла кызы һәм Анатолий Васильевичка җиткерде.
Олы тәҗрибәле тренерның хезмәттәшләре, аның укучыларының чыгышлары һәм концерт номерлары белән үрелеп барган тантаналы очрашу кичәсе барысының да күңеленә хуш килде. Мондый горурланырлык шәхесләребезне үзләре исән чагында данлау мактаулы күренеш, әлбәттә.
Анатолий Коробейников кулыннан бүгенге чаңгы ярышларында җиңү яулаган спортчылар Мактау кәгазьләре һәм бүләкләр алуга иреште.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: