Барлык яңалыклар
Спорт
20 март 2021, 16:10

Данлыклы тренер исемен данлап

Бүген, 20 мартта, Сабантуй мәйданында районыбызның данлыклы тренеры Анатолий Васильевич Коробейников исеменә чаңгы ярышлары үтте. 18 яшькә кадәрге егет һәм кызлар, 18 яшьтән өлкән булган ир-ат һәм хатын-кызлар командалары дүрт этапка бүленеп старт алды.

Анатолий Васильевичның республика һәм район җиңел атлетикасы, аеруча чаңгы спорты буенча күп көч салган, 80 яшьне узып киткән данлыклы тренер булуын, ул тәрбияләгән чаңгычылар буыны лаеклы дәвам иткәнен бүген дә ярышчыларыбыз исбатлады.
Спортны үз иткән якташларыбыз, кунакларыбыз алдында Анатолий Васиьевич үзе дә чыгыш ясады. Бәйгене район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев ачты. Данлыклы тренерга, бәйгечеләргә һәм барысына уңышлар теләп, әлеге спорт бәйрәменә әверелгән чарага килүчеләрне сәламләде.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Читайте нас: