– Телевизордан данлыклы көрәш батырларына карап соклана идем. Аларны бөтенесе белә, хөрмәт итә, ярата. Минем дә алар урынында буласым килде. Көрәш белән шөгыльләнеп китүемнең тагын бер сәбәбе чит илләрдә үткәрелгән Олимпия уеннары. Уеннарны телевизордан күзәткәндә беренче тапкыр ирекле көрәшнең нәрсә икәнен күрдем. Аларның хәрәкәтләренә, үз-үзләрен тотышына таң калдым. Менә шунда гашыйк булдым да инде көрәшкә. Мәктәптә ирекле көрәшне өйрәнергә теләүчеләрне җыябыз дигән игълан ишеткәч тә туп-туры шул секциягә язылырга чаптым.
Спорт тормышы шактый катлаулы икәненә шунда гына төшенә Рәшид. Көнне-төнгә ялгап тренировкалар үткәрү, нормативлар бирү. Спортзал һавасын сулап шулай берничә ел үтә дә китә. Баштарак көрәш серләре авыр бирелә. Ләкин табигате белән үзсүзле егетнең тиз генә бирешәсе килми. Абыйсына ияреп, инде көрәшче буларак шактый җитлеккән, тәҗрибә җыйган көрәшчеләр белән бергә шөгыльләнә башлый. Тора-бара төрле ярышларда катнашып, лаеклы урыннарга ирешә.
– Рәшид, иң беренче көрәшеңне хәтерлисеңме?
– Дөресен генә әйткәндә, һәр көрәш минем өчен беренче сыман күз алдына килә. Мин тумышым белән җаваплы, алдыма куйган максатка ирешүче кеше. Шул вакытта үз-үземә шушы турнирны җиңәргә дигән сүз бирдем. Һәм җиңдем дә.
– Син җиңелә беләсеңме?
– Көрәштә җиңүләр дә, җи-ңелүләр дә була. Җиңелсәм дә, матур җиңелергә тырышам. Гадел көрәш белән.
– Көрәш буенча алган белемнәреңне тормышта кулланырга туры килгән очрак-лар бармы?
– Көрәш белән шөгыльләнә башлаганнан бирле урамда конфликта керми башладым. Барлык энергия, канны кыздыручы адреналин спорт залында кала. Көрәш хисләрне контрольдә тотарга өйрәтә. Үз-үзеңне тыя башлыйсың.
– Җәрәхәтләр алу очраклары булгаладымы?
–Ансыз булмый инде. Менә хәзер дә уң аягымның буыннары тартылган. Ләкин, җәрәхәт алам, дип, спорттан куркырга кирәкми. Һәрбер чыккан кул һәм аяк, кара янган, шешкән урыннар холкыңны гына ныгыта. Мәйданда авырлыкларга түзәргә өйрәнсәң, тормышта да түзәсең инде.
– Синең өчен көрәш нәрсә ул?
– Хәзерге вакытта ул минем бөтен тормышым. Спортка күбрәк вакыт сарыф итәсем килә. Буш вакытымда йөгерәм. Берничә тренажерга йөрим.
– Көрәштә кумирларың бармы?
– Алай бирелеп бер кешене дә кумир итеп куймыйм. Ләкин кайбер көрәшчеләрнең техникалары, көрәш вакытында үз-үзләрен тотышлары белән кызыксынам.
– Ирекле көрәш татар-башкорт көрәшеннән нәрсә белән аерыла?
– Монда татар-башкорт көрәшендә булмаган ка-гыйдәләр, алымнар бар. Форма бүтән, кулда сөлге юк, аякларны да кулланырга ярый.
– Киләчәккә планнар нинди?
– Ирекле көрәш серләрен Борай егетләренә ачасым килә. Киләчәктә алардан чын баһадир егетләр тәрбиялисем, һәм, әлбәттә, ирекле көрәшнең сәламәтлеккә дә яхшы тасвир итүен дә аңлап эш итәргә уйлыйм. Яңа заманча технологияләр белән төзеләчәк физкультура-сәламәтләндерү комплексында бу спорт төрен ныграк җәелдереп, урта һәм өлкән буын звеносы белән дә тренировкалар үткәрергә ниятем бар.
– Борай җирлеге сезне ничек кабул итте?
– Борайлылар бик кунакчыл, ачык йөзле, дустанә мөнәсәбәтлеләр, мин шатмын мине шулай җылы, киң колач белән каршы алуларына. Киләчәктә биредә дә бу спорт төре буенча спортчылар чыгарасым килә.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, уңышлар сезгә!