Спорт
14 Января 2021, 13:10

Җилдәй җитез чаңгычылар

Кыш – чаңгы спорты белән актив шөгыльләнү чоры. Спортның бу төрен барысы да бик ярата, чөнки чаңгыда шуу, саф һавада сәламәтлекне ныгыту, үз-үзеңне чыныктыру чарасы да. Һәр елдагыча традицияне дәвам итеп быел да чаңгычыларыбыз 9нчы гыйнвар көнне чаңгыларына басты. Иң популяр спорт төрләренең берсе булган чаңгы ярышларында 150дән артык спорт сөюче җыелды. Ярышның массакүләм булуы гаҗәп түгел. Чөнки чаңгы ярышлары төрле яшьтәгеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Әлеге ярышларның максаты – өлкәннәрне дә, яшьләрне даими рәвештә чаңгы спорты белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм халык арасында физик культураны һәм спортны пропагандалау иде. Бәйгедә ветераннар, укытучылар, төрле оешма, предприятие, авыл җирлеге вәкилләре һәм укучылар көч сынашты. Призлы урыннар да берничә төркем буенча билгеләнде. Укучылар арасында беренче урыннарны Ваныштан Эдуард Биккузин белән Алина Хөсәенова, гимназиядән Диана һәм Родион Раяновлар алды .

Добавить в предпочтительные источники Google
18-35 яшьлекләр арасында Вилдан Баһманов (студент), Лилия Фаязова (район үзәк дәваханәсе) финиш сызыгын беренче үтеп, җиңү яуладылар.
36-59 яшькәчә төркемдә җилдәй җитез чаңгычы Рафаэль Шәрәфиев (электр челтәре) белән һәр елны чаңгы ярышында беренчелекне алучы Марина Гафутдинова (Кузбай авыл биләмәсе) быел да пьедестальның беренче баскычына бастылар. Ярышның иң өлкән яшь категориясе – 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Кәүсәр Исламов (ветеран) белән Зилә Вахитова (гимназия) үзләренең дистанциясен тиз арада үтеп, беренчелеккә чыктылар. Берничә сәгатькә сузылган ярышта җиңү яулаган чаңгысөярләргә дипломлар һәм медальләр тапшырылды.