Спорт
14 Января 2021, 07:35

Борайның баскетболчы кызлары – “Раштуа кубогы”ның җиңүчеләре

7 гыйнвар көнне физкультура-сәламәтләндерү комплексында баскетбол буенча “Раштуа кубогы” узды.

Спорт чарасының кунаклары Бөре һәм Тәтешле баскетболчылары булды. Борай авылының “Триумф”баскетбол командасы кызлары Бөре һәм Тәтешле командалары белән уеннарда ышанычлы җиңү яулады, ә алар тиңдәшле рәвештә икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.
Турнирны оештыручылар коронавирус йогышын таратмау буенча барлык таләпләрне үтәү турында кайгыртканнар иде.
“Триумф” командасы – авыл мәктәпләре буенча укучылар арасында баскетбол буенча ике тапкыр Башкортстан Республикасы чемпионнары, “КЭС-баскет” мәктәп баскетбол лигасы шәһәрләре буенча БР бронза чемпионнары, хатын-кызлар арасында бронза призерлары, урам баскетболы буенча күп тапкырлар БР чемпионнары. Кызлар инде мәктәпне тәмамлап, төрле шәһәрләрдә белем алалар. Шуңа карамастан, алар яраткан спорт төренә тугры калалар. Мәсәслән, команданың капитаны Алина Гыйзәтуллина хәзерге вакытта Төмән шәһәренең “Гвардия” студентлар баскетбол клубы өчен уйный.
Рәилә Гәрәева – Уфа шәһәренең “Нефтяночка” студентлар баскетбол клубы уенчысы.
Эльвина Галләмова – Башкорт дәүләт аграр университетының судентлар баскетбол клубы уенчысы.
Баскетболчы кызларыбызга яңадан-яңа җиңүләр телибез.
Читайте нас