Спорт 1 гыйнвар 2021, 02:00
Спортчыларны данлап һәм сәламләп
Физкультурачылар көненә багышланган бәйрәм чаралары иртән үк башланып, караңгы төшкәнчегә тиклем дәвам итте. Ярышлар “Танып” стадионында иртәнге 10.00 сәгатьтә старт алып, республиканың төньяк-көнчыгыш районнары депутатларының җыелма командалары мини-футбол турниры буенча көчергәнешле уен күрсәткәннән соң, Дүртөйле – беренче, Мишкә – икенче, Балтач – өченче, Борай дүртенче урыннарны үзара бүлеште. Ә инде төш җитүгә, 12.00 сәгатьтә Үзәк мәйданга спортчылар һәм көярмәннәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгән чараларга җыелды. Көярмәннәр һәм спортчыларга Русия флагы төсләрен чагылдырган шарлар таратылды. Бөтенрусия физкультурачылар көне уңаеннан районыбыз спортын алга җибәрүгә күп көч салган кичәге спортсменкабыз, бүген сәнгать уку йортын тәмамлаган белгеч Динара Йөзлекбаева РФ гимнын тантаналы итеп башкарды, аңа яшь спортчылар, кунаклар һәм көярмәннәр дә кушылды. “Иртәнге гимнастика” – күмәк зарядка ясауда Уфаның Фитнес үзәгендә тренер булып эшләүче Айсылу Зиннурова җитәкчелек итте. Артабан 30 яшь спортчыбызның 30ар отжимание ясавы – район тренер-физрукларын 900 тапкыр сәламләве булды. Урам баскетболының “Кызгылт-сары (оранжевый) туп” Бөтенрусия турниры шушы көнне һәр авыл-шәһәрендә уйналып, бездә дә фонтан яны – Үзәк мәйданда, тренер Рөстәм Муллагалиев җитәкчелегендәге командалар тарафыннан матур уен тәкъдим ителде. Кызлар арасында беренче урынга “Фонтан” (өченче мәктәп), икенчелеккә “Асфальт” (өченче мәктәп, гимназия) чыкты, ә “Мочь” (гимназия) өченче булды. Егетләрнең “Мышцы” (беренче мәктәп) командасы беренчелекне яулады. “Американский светофор” (Ваныш-Алпавыт мәктәбе) – икенче, “МС Пельмени” (гимназия) өченчелекне алды. Ирләр командасы арасында беренче урын – “Родман” (өченче мәктәп), икенче – “Майами Кид” (154нче санлы һөнәрчелек көллияте) өлешенә төште. Физкультурачылар көненә багышланган чаралар 17 сәгатьтә янә “Танып” стадионында яңа көч алды. Хезмәт коллективлары һәм авыл биләмәләре командалары арасында волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика, шахмат, гер күтәрү буенча ныклы бәйгеләр барды. Волейболда ирләр арасында беренче урынга – Бадрак авыл биләмәсе, икенчегә – Шабай мәктәбе, өченчегә – ветераннар командалары чыкты. Хатын-кызлардан: беренчелек – гимназиядә, икенче урын – беренче мәктәп кызларында булды. Мини-футбол буенча беренче урынны Борайның 1нче җыелма командасы яулады. Икенчелекне дә районыбызның 2нче җыелма командасы берәүгә дә бирмәде. Җиңел атлетикада 100 метрга йөгерүдә ирләр арасында беренче – Руслан Ибраһимов (беренче мәктәп), икенче – Алмаз Вәлиев (беренче мәктәп), өченче – Марат Абраровка (Шабай мәктәбе) туры килде. Хатын-кызлардан Карина Фәрхетдинова (өченче мәктәп) – беренче, Лилия Гәрәева (гимназия) – икенче урыннарны бүлеште. 800 метрга йөгерүдә ир-атлардан: Әнүр Сафин (Яңа Тазлар мәктәбе) – беренче, Руслан Ибраһимов (беренче мәктәп) – икенче, Алмаз Вәлиев (беренче мәктәп) – өченче урында булдылар. Ә хатын-кызлардан Карина Фәрхетдинова (өченче мәктәп) – беренче, икенчелектә – Лилия Гәрәева (икенче гимназия) иде. Шахмат буенча Динар Якупов – беренче, Фәрит Ситдыйков – икенче, Айрат Юнысов – өченче урын яуладылар. Гер спортында беренчелекне – Әнүр Сафин алды. Икенче урынга – Илшат Хәйдәров, өченчегә – Эльвер Хәйдәров чыкты. Хатын-кызлардан Әлфия Фәрхетдинова беренче булды. Чараның тантаналы өлешендә бәйрәм белән котлап, район хакимияте башлыгы урынбасары Н. Хаматдинов, хакимиятнең физкультура һәм спорт буенча бүлек начальнигы В. Шәрипов чыгыш ясады. Киләчәктә дә спортны үстерү, яшь физкультурачылар тәрбияләү буенча эшләрне киңәйтеп, барыбызны да сәламәт тормыш алып барырга чакырдылар. Шунда ук районның шушы тармакта эзлекле хезмәт күрсәтүчеләренә аларның кулыннан бүләкләр, Мактау кәгазьләре алу бәхете дә тиде. Светлана Васикова, Фәрит Ситдыйков, Наталья Абдуллинага район хакимиятенең Мактау кәгазе тапшырылды. Айнур Солтанов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. БР Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Мактау кәгазе Гөлшат Маннановага, Илфира Талиповага, Илгиз Ногмановка, Владислав Котлыяровка бирелде. Физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегенең Мактау кәгазьләренә Гүзәл Зиннурова, Юлия Хәсәнова, Ранис Фәрхетдинов, Илнур Солтанов, Әнүр Сафин, Родион Раянов лаек булды. Районыбызда спортны үстерү һәм таратуга күп көч салган шушы ихтирамлы кешеләребезгә артабан да һәртөрле уңышлар юлланды. Бәйрәмгә ямь өстәп чыгыш ясаган якташыбыз, башкорт һәм татар эстрадасының популяр җырчысы Денис Арсланов һәм аның энесе Эрнест Арсланов, район мәдәният йорты артистларының концертын райондашларыбыз үз итеп кабул итте һәм аларның җыр-биюләрен яратып карады. Артабан дискотекада күңел ачулар дәвам итте. Гомумән, Физкультурачылар көне ярышларга бай булды. Шушы чараларда катнашучылар үзләрен дә күрсәтә алды һәм рәхәтләнеп ял да иттеләр.