Спорт
31 Декабря 2020, 21:00

Хезмәткә һәм оборонага әзерлекләрен тикшерделәр

Яңа ел башыннан, ягъни 6 гыйнвар көнне, ГТО Бөтенрусия физкультура-сәламәтләндерү комп-лексы многоборьесы буенча район фестивале ачылып, киләчәктә дәвам итәчәк киң күләмле спорт хәрәкәтенә старт бирелде. Аның ачылу тантанасында район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов катнашып, спортчыларны сәламләде. ГТО хәрәкәтенең тарихын искә алып, бүген исә районда сәламәт тормыш алып бару өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылуын ассызык-лады.
Район үзәгенең хезмәт коллективлары, авыл биләмәләре арасында оештырылган бәйгенең беренчесендә үк егермедән артык команданың катнашуын билгеләргә кирәк. Командалар төрле яшь төркеменә кергән спортчылардан торды һәм алар ике көн дәвамында берничә спорт төре буенча яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә тырышты. Бәйгеләрнең беренче көне физкультура-сәламәтләндерү комплексында пневматик винтовкадан ату, турникта (ирләр), кулларда (хатын-кызлар) күтәрелү, пресс, алга иелү, гер күтәрү, урыннан озынлыкка сикерү буенча сынаулар белән үтте. Әллә нинди осталык таләп итмәгән бу төрләрне кайберәүләрнең алдан әзерлексез башкаруы күренеп тора. Тик спорт чәме барыбер үзенекен итә, һәммәсе кызыксынып, булган көчен, осталыгын салып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтергә омтыла.
Йөзү бассейнының үз рекордлары булды. Чаңгы ярышлары өчен дә көне, сорап алгандай, явымсыз иде, артык салкын да булмады. Бәйгечеләргә күмәк старт бирелде.
Нәтиҗәләр, ГТО нормативлары таләпләренчә, дүрт яшь төркеме баскычы буенча чыгарылып, 18-70 яшьләрдәге спортчылар арасыннан җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Үзләренең яшь төркемнәре арасында Ринат Саяпов (юл төзү һәм ремонтлау идарәлеге), Эльвира Хәлилова (балалар иҗаты йорты), Салават Хайбрахманов (72 санлы янгын часте), Зинфира Булатова (мәгариф бүлеге), Ирек Исмәгыйлев (хезмәт бүлеге), Гөлназ Галина (өченче санлы мәктәп), Илдар Хәмитов (элемтә узелы), Элиза Габдрахманова, Рәвис Мәкъсүтов (үзәк дәваханә) иң яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.

Читайте нас