-Гимназия укучылары кросста катнашып кына калмады, ГТО нормативларын да тапшырды, - дип хәбәр итте гимназия директоры Алик Усаев. - Шулай ук бездә бүген тематик шимбә спортка багышланган булды. Укучылар өчен туризм буенча чемпионат оештырылды, малайлар һәм кызлар төрле ярышларда катнашты, күмәк зарядка ясады, бассейнда йөзде.