Якын-тирәдә Борай туристлары аяк басмаган җир юк. Ирәмәл таулары, Атыш, Гаделша шарлавыклары, Шүлгән таш, Морадым мәгарәләре, Таганай милли паркы–берсе дә калмады. Ул елларда район үзәгендә туризм һәм экскурсияләр станциясе ачылды. Әмма ләкин бу станциясенең гомере кыска булды, кызганычка каршы 2003 елда ул ябылды. Әмма энтузиастлар кимеми. Балаларга туризмның серләрен балалар иҗат йортында Айсылу Җиһаншина, ә икенче гимназиядә Илдар Рафыйков ача. Илдар Риф улы 1995 елдан башлап бу эшне җитәкли, бик күп ярышларда катнашып, зур уңышлар яулаган укытучы.
–Туризм ул берничә төргә бүленә: җәяүле, кышкы (чаңгы дистанциясе) һәм маршрутлы дистанция (поход, конкурслар). Ринат Ядгаров туризм түгәрәген алып барган чакта без укучылар командасы белән республика этабын җиңеп, Русия этабында катнашу бәхетенә ирештек. Мондый биеклеккә менүебез укучылар өчен зур абруй иде. Команда белән күпкөнле җәяүле походлар оештыра башладык. Шулай итеп, тәүдә Бораебызның, аннан инде республиканың табигатенең гүзәллеген күрү бәхетенә ирештек. Походларга йөрергә күпчелек ата-аналар һәм шәхси эшкуралар А. Садертдинов, И. Хаҗиев, И. Фаюршин, А. Басыйровлар ярдәм итте. Хәтта бер елны балаларның туризмга карата кызыксынуын күргән ата-аналар Зифа һәм Илдар Хаҗиевлар сыйныф җитәкчесе Розалина Засеева белән берлектә Аскын һәм Җиңү мәгарәләренә сәяхәт кылсалар, ә икенче команда сыйныф җитәкчесе Илида Хуҗина белән Янгантау, Учалы, Яктыкүл маршруты белән Аркаимга кадәр бардылар,–дип шатланып сөйләде тәҗрибәле тренер Илдар Рафыйков.
Команданың һәрбер әгъзасына ярышларда катнашып, этаплар үтү һәм снаряжение алу өчен кимендә 10 мең акча кирәк булды. Тирә-як районнарда, мәсәлән, Бөре, Мишкә, Краснокама районнарында туристик үзәкләр әле дә эшли. Шунлыктан аларның командалары бик күп республика ярышларында призлы урыннар яулый.
2000 нче елдан башлап бүгенгә кадәр безнең турист командалары да яхшы гына күрсәткечләргә ирешә. Уфа, Архангель, Белорецк, Аскында туризм төрләре буенча республика ярышларында призлы урыннар яулыйлар. Бу спорт төре белән шөгыльләнгән укучылар мәктәпне тәмамлагач та, туризмны ташламыйлар, ә студент булгач та дәвам итәләр. Мәсәлән, Уфаның нефть институтында укыган Юлия Йөзлекбаева белән Илдар Нуриәхмәтовлар студентлар арасында туризм буенча узган Русия ярышында призер булдылар. Хәрби белгечлеккә укыган Руслан Камалов бу спорт төре буенча дүрт тапкыр чемпион исеменә ия була. Аның дуслары Илнар Талипов һәм Илназ Хәлимов Воронеж һәм Мәскәүдәге Гадәттән тыш хәлләр институтын тәмамлап, бүгенге көндә офицерлар булып хезмәт итәләр. Туризм белән шөгыльләнү балаларда хәрби-патриотик рух тәрбияләүгә зур йогынты ясый. Киләчәктә дә районда туризмга күбрәк әһәмият бирелсен иде, бәлки киләчәктә туризм үзәге дә булдрылыр дигән өметтә калабыз.