Спорт
17 Января 2020, 07:30

Афәрин, шабайлылар!

Гыйнварның беренче ункөнлегендә, традиция буларак, һәр елны район мәгариф учреждениеләре арасында күп кенә спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелә. Быел да мондый бәйгеләрдә укытучылар һәм тәрбиячеләр актив катнашты.

Волейбол уенында ир-ат командалары арасында Шабай мәктәбе укытучылары беренче урынны яуласа, шушы ук мәктәпнең хатын-кызлар командасы икенче урынга чыкты. Спортны үз иткән педагоглар эшли бу мәктәптә дигән фикерне алар янә дәлилләде. Афәрин, шабайлылар!
Миләүшә Усманова.
Читайте нас