Бу турнирда илнең бөтен төбәкләреннән 300гә якын кеше көч сынашты. Безнең районнан гимназиянең 11 сыйныф укучысы Мөнир Зарипов катнашты. Аны ярышларга тренер Илгиз Ногоманов әзерләде.
Бәйге бик киеренке барды. Нәтиҗәдә, Мөнир Зарипов югары 4нче урынны алды.
Мөнирне мондый яхшы күрсәткечләр белән котлыйбыз, алда да уңышлар юлдаш булсын.