Барлык яңалыклар
Спорт
19 ноябрь 2019, 14:15

Тәтешледә шахмат буенча турнир үтте

Тәтешле авылында 16 ноябрь көнне "Дуслык Кубогы" шахмат буенча ачык турнир узды.

Ярышларда Пермь краеның Куеда, Чернушка поселокларыннан, республиканың Яңавыл шәһәреннән, Тәтешле, Аскын, Балтач, Борай районнарыннан барлыгы 9 команда көч сынашты.
Борай районы командасы составында Булат Фазылов, Фәрит Ситдиков, Рәфил Арсланов чыгыш ясадылар. Кискен көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны Чернушка поселогы спортчылары яулады, икенче урында – Борай командасы, өченче урынга Тәтешле шахматчылары чыкты.
Шәхси зачетта Булат Фазылов һәм Фәрит Ситдиков икенче урынны алды.
Читайте нас: