Барлык яңалыклар
Спорт
28 октябрь 2019, 16:29

Борай баскетболчылары янә беренче

25 октябрьдә Борай авылы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм Нефтекама шәһәренең машина төзелеше техникумы студентлары арасында баскетбол буенча иптәшләрчә турнир узды.

Беренче булып кызлар уйнады, нәтиҗәдә безнең "Триумф" җиңде.
Икенче уенда Борайның "Ак бүре" егетләр командасы яхшы нәтиҗәләргә ирешеп, бу матчта җиңү яулады.
26 октябрьдә чираттагы иптәшләр турнирында "Ак бүре" командасы Югары Тәтешле авылының 1 нче урта мәктәбе командасы белән очрашты. Уен нәтиҗәләре буенча Борай авылының "Ак бүре" командасы тагын җиңү яулады.
Маргарита Гыймаҗетдинова.


Читайте нас: