Барлык яңалыклар
Спорт
15 сентябрь 2019, 23:48

Уфа - фестиваль башкаласы!

Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проектының “Спорт - тормыш нормасы” дигән төбәк проектын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә башкаланың берничә спорт объектында Бөтенрусия милли һәм Олимпия булмаган спорт төрләре фестивале бара. Уфага Русиянең 23 төбәгеннән 500 дән артык спортчы килде.

Фестиваль бүләкләре өчен акробатик рок-н-ролл, армрестлинг, бильярд спорты, билбау көрәше, каратэ, гер спорты, шәһәр спорты, көрәш, лапта, мас-рестлинг, самбо, бию спорты, тхэквондо (МФТ), туплы хоккей, шашка, аркан тартышу вәкилләре көрәшә. Фестиваль программасында шулай ук спортның күрсәтмә төрләре — җәядән ату, роллер-спорт һәм петанк тәкъдим ителгән.

Башкорт дәүләт аграр университетының өченче курс студенты Наилә Галина әлеге фестивальдә иң көчле кыз дип табылды. Спортчы 24 килограммлы герне 127 тапкыр күтәреп, гер спорты буенча алтын медаль яулады.

Туплы хоккей буенча беренче матчта Башкортстан җыелма командасы («Кировец» ХК) Түбән Новгород өлкәсе ("Старт" ХК) командасын тар-мар итте - 8:1.

#Национальныепроекты

#НациональныепроектыБашкортстан

#Региональныепроекты

#ВладимирПутин



Читайте нас: