Барлык яңалыклар
Спорт
26 август 2019, 11:03

Хоккей буенча «Сириус-2019» дөнья кубогын ачылды

Владимир Путин «Сириус-2019» Яшьләр клуб командалары арасында хоккей буенча дөнья кубогын ачу тантанасында чыгыш ясады һәм турнирның беренче матчын карады.

Ярышлар Сочиның «Шайба» боз аренасында узачак.

Бәйгедә Русия, Швеция, Швейцария, Чехия, Австрия, Финляндия, Канада, Америка Кушма Штатларыннан сигез команда катнашачак.


Ил башлыгы турнирның беренче матчында Ярославльнең «Локо» командасы һәм Канада провинциясенең «Альберта» җыелма командасы очрашуын карады. Матч Ярославль спортчыларының җиңүе белән тәмамланды.


Владимир Путин һәм Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев команда әгъзалары белән аралаштылар, аларны уңышлы чыгышлары белән котладылар.



#владимирпутин




Читайте нас: