Барлык яңалыклар
Спорт
1 июль 2019, 13:20

Без күрмәгән гаҗәеп ярышлар

Борайда җигүле спортның карсыз дисциплиналары буенча ачык Кубогының икенче этабы ярышлары узды Район тарихында беренче тапкыр Борайның үзәк дәваханә паркында 29-30 июнь көннәрендә җигүле спортның карсыз дисциплиналары буенча ярышлар үтте. Үзләренең көчләрен сынарга 50гә якын спортчы килгән иде.

Русиядә спортның бу төре аеруча тиз үсә башласа да, безнең район өчен алар әле яңа, өйрәнелмәгән. Карап торганда бик җиңел, матур спорт төре кебек күренә. Ләкин эченә керсәң, аның бик күп нечкәлекләре бар икән. Этләр өчен махсус туклану һәм аерым режим каралган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, җылылык 20 градустан артык булса, этләр тиз арый икән. Этләрнең күбесе хаски токымлы. Бу төр төньяк этләренә берәр нәрсә тартып җилдерү сулыш алу кебек кирәк, ди хуҗалары. Өйдә утырып алар боега башлыйлар.
Ярышучылар алдан килеп, палаткалар корып, Сабантуй мәйданында урнашкан иде. Кунакларның безнең район турында фикерен белергә булдым. Екатеринбургтан килгән Юлия Арчугова бик аралашучан булып чыкты: “Борай безгә бик ошады. Нык зур район үзәге. Кешеләр дә ачык. Һава торышы сынатмады, этләр үзләрен яхшы тоялар. Җиңүгә өметләнәбез”, – диде ул.
Менә көтеп алган ярышларның вакыты да җитте. Алар дүрт төр буенча барды: бер яки ике эт белән велосипедта узышу, махсус самокатта (скутерда) ярыш, кешенең биленә амортизаторлы махсус каеш белән бәйләп эт белән йөгерү, җигүле 4 эттән торган 3 яки 4 тәгәрмәчле арбада узышлар (анда бер генә катнашучы булды). Бу этләрнең тагын бер сыйфатын белгеләп үтми булмый – алар шул кадәр тәртиплеләр, хәтта судьяның чутлавын аңлыйлар, ул “биш, дүрт, өч, ике, бер “ дип чутлап та бетерә, этләр билгеләнгән юл буенча җилдереп тә китәләр. Икенче көнне ярышлар иртәнге сәгать 6дан дәвам итте.
Ярышларның төрләре күп булгач, җиңүчеләр дә күп булды. Шунысы куанычлы, безнең район данын яклап, чыгыш ясаган Владислав Котлыяров, Илдар Гаделгәрәев, Ринат Шәйхинуров, Рузил Хәмитҗанов, Лилия Гәрәева Гүзәлия зарипова яхшы нәтиҗәләргә иреште.
Җигүле спортның карсыз дисциплиналары буенча ачык Кубогының өченче этабы Павловка авылында, дүртенчесе Сибайда узачак.
Зәһинә Ибәтуллина.
Читайте нас: