Барлык яңалыклар
Спорт
13 декабрь 2018, 12:48

Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә

Саулык – иң зур байлык диләр. Чөнки аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк - омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Һәрбер кешенең сәламәтлегенә балачактан нигез салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти - әнинең тазалыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаилә белән бакчаның үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләве кирәк. Бигрәк тә сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.

Сәламәт яшәү рәвеше - тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта «сәламәт тәндә - сәламәт акыл» хакимлек итә. Балаларны кече яшьтән сәламәтлеген сакларга , аның кадерен белергә өйрәтү –безнең бурыч.

Борай 1нче санлы "Гүзәл" балалар бакчасында физкультура һәм спорт атналыгы үтте. Гаилә елына багышланган «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» уенында өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек группалары жәрәбә (жеребьевка) тартып командаларга бүленделәр. Һәр команда да бик җитез, өлгер, сәләтле икәнен исбатлап күрсәтте. Алар һәр уенны кагыйдәсенә туры китереп үтәделәр.

Кадерле балалар, хөрмәтле әти - әниләр, сезгә тагын бер кат шушы гаилә бәйрәменә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы бәйрәмдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти - әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый бәйрәмнәрдә бергә - бергә күңел ачарга насыйп итсен.


А.Яхина

Читайте нас: