Барлык яңалыклар
Спорт
12 Май 2018, 18:08

Безнең команда – иң җитезе

Май башында Борайда мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика буенча республика зона ярышлары үтте.

Анда җиде районнан яшь спортчылар командалары катнашты. Районыбызның данын яклаган Борай беренче санлы мәктәбе командасы, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, беренче урынга чыкты. Бу җиңүдә, әлбәттә, тренерлар Р.Әхмәтҗанов һәм В.Котлыяровның өлеше зур. Бүгенге көндә спортчылар Стәрлетамак шәһәрендә үтәчәк финал ярышларга әзерләнә.

Читайте нас: