Барлык яңалыклар
Спорт
25 апрель 2018, 16:16

Нәни капитаннар җитәкчелегендә

Борайның өченче “Кояшкай” балалар бакчасында район күләмендәге чаралар даими үтеп тора. Русиядә–Волонтерлар һәм Башкортстанда Гаилә елына багышланып үткән “Әти-әни һәм мин–спортчы гаилә” конкурсы шуларның берсе.

Ярышларда Хәлиловларның “Позитив” (3нче бакча), Шакировларның “Яшен” (Кодаш балалар бакчасы), Нургалиевларның “Тату гаилә-2” (1нче бакча), Латыйповларның “Тату гаилә-1” (5нче бакча) командалары көч сынашты. Конкурслар нәкъ менә бәләкәчләр өчен генә исәпләнсә дә, әни-әниләр дә аларны зур тырышлык һәм җитдилек белән үтәде. Һәр төр уенны башлап, ярышларда сынатмаска, алдынгылыкны алып бирергә омтылуы белән әтиләрнең гаилә тормышындагы кебек үк биредә дә иң зур җаваплылык тоюы күренде, әниләр дә бик тырышты. Уеннар, әлбәттә, нәни капитаннарның оста җитәкчелеге астында барды. Спорт чәме, җиңүгә омтылыш белән мавыктыргыч, күңелле тамаша килеп чыкты.
Конкурсны өченче бакчаның физкультура буенча инструкторы Диләрә Сәетова алып барды. Борайның өченче, бишенче, беренче бакчаларының өлкән тәрбиячеләре Гүзәл Тимергалиева, Светлана Тимерҗанова, Илфира Әмирова составындагы жюри чыгышларга объектив бәя бирде. Иң күп балл җыеп, Илсур Хәлилов командасы (әти–Илдар Гыйбадулла улы, әни–Эльвира Сергеевна) Гран-при яулады һәм кубок белән бүләкләнде. Лилия Шакирова командасы (Илнур Заһит улы, Нилюфар Икромжан кызы)–беренче, Радмир Нургалиев командасы (Вадим Флорит улы, Гөлназ Рәфис кызы)–икенче, Илназ Латыйпов командасы (Азат Катиф улы, Гөлфирә Әсхәт кызы) өченче урыннарны алды. Командаларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Музыкаль паузалар бакчада тәрибяләнүчеләрнең осталыгын күрсәтте. Бердәмлек, үзара ярату, әниле-әтиле гаиләсе җылысы белән барысы да үзләрен җиңүче итеп тойгандыр.
Ф.Бәдертдинова.
Читайте нас: