Барлык яңалыклар
Спорт
24 апрель 2018, 11:10

Иң осталар – өлкәннәр

Хезмәт коллективларының физкультура командалары арасында район хакимияте башлыгы призына спартакиада үтте.

Бу ярышта гомум нәтиҗәләр буенча ветераннар командасы икенче урын алды. Ә менә волейболчылар арасында икенче ел рәттән беренче урынны яуладылар һәм хакимиятнең физкультура-спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегенең күчмә кубогы өлкән яшьтәге спортчыларга тапшырылды. Димәк, җиңү очраклы түгел, пенсионерлар яшьлектә туплаган тәҗрибәне файдаландылар, яшьләр энергиясенә каршы осталыкны куйдылар. Бигрәк тә район хакимияте, Каенлык яшьләре, эчке эшләр бүлеге, “Электр челтәре” волейболчылары белән көрәш киеренке барды. Әмма ни хәл итәсең, спортта җиңү өчен тренировкалар, түземлек, дисциплина, осталык кирәк.

Р.Зиятдинов.


Читайте нас: