Барлык яңалыклар
Спорт
18 апрель 2018, 12:09

Тырышлар һәм җитезләр алга чыга

Районхакимияте башлыгы кубогына 3нче спартакиада бәйгеләрен тантаналы рәвештәйомгаклау 14 апрельдә, физкультура-сәламәтләндерү комплексында булып үтте.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов спорт ярышларында актив катнашкан оешма-предприятие командаларын шушы спорт бәйрәме белән тәбрикләде. Ул районда физик культура белән шөгыльләнергә мөмкинчелекләрнең киңкырлы һәм күптөрле булуын, гаилә белән спортка тартылуның да мактаулы күренеш икәнен әйтеп узды. Ике атнага сузылган бәйге нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә Кубок һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Коллективлар арасында район хакимияте командасы – беренче, ветераннар – икенче, Шабай мәктәбе һәм балалар йорты командасы өченче урынга чыкты.
Ирләр һәм хатын-кызлар арасында гер күтәрү буенча Т. Кәримов (“Сөт эше”), Ә Шәйхлисламова (“Молочное дело”) – беренче, Ф. Мортазин (ветераннар), З. Вахитова (гимназия) – икенче, А. Зарипов (беренче мәктәп), Г. Солтангәрәева (Шабай мәктәбе) – өченче булдылар. Дартста көч сынашкан ирләр һәм хатын-кызлардан Р. Кәримов (Шабай мәктәбе), Л. Мөгаллимова (район хакимияте) – беренче, Ф. Талипов (беренче мәктәп), С. Гыйльманова (“Яшьләр үзәге”) – икенче, А. Ялалов (“Сөт эше”), И. Гыйндуллина (гимназия) – өченче урынга ия булды. Йөзүдә: Л. Баһауов (район хакимияте), Р. Солтанова (мәгариф бүлеге) – беренче, А. Шакиров (мәдәният бүлеге), Л. Кашапова (гимназия) – икенче, С. Хәйбрахманов (ветераннар), Э. Зиннәтуллина (район хакимияте) – өченче урыннарны яулады. Шашка уенында Д. Ямуров (мәгариф бүлеге), А. Габбасова (“Сөт эше”) – беренче, Р. Кәримов (Шабай мәктәбе), Ә. Сафина (беренче мәктәп) – икенче, С. Муллагалиев (район хакимияте), С. Васикова (гимназия) өченче урында иде.
БРда 2018 ел – “Гаилә елы” уңаеннан балалар һәм әти-әниләр катнашлыгында оештырылган “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә” ярышлары ике атна дәвамында барган Хакимият башлыгы кубогы бәйгеләренә тагы да үзенчәлекле ямь өстәде. Физик чыныгу алып һәм спорт рухында тәрбияләнгән балаларның әти-әниләре үрнәгендә киләчәктә лаеклы алмаш булып үсәселәре әллә каян күренеп торды. Көчергәнешле бәйгеләрдә Вафиннар гаиләсе (район хакимияте) – беренче, Хәйбрахмановлар гаиләсе (ветераннар) – икенче, Мостафиннар гаиләсе (Шабай мәктәбе) өченче урыннарга лаек булды.
Киләчәктә дә спортта булган чәм белән яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешергә һәм сәламәт тормыш алып барып, тырышып эшләргә, матур итеп яшәргә, барлык гаиләләргә дә бәхет юлдаш булсын.
М. Әхмәтҗанова.
Читайте нас: