Барлык яңалыклар
Спорт
17 апрель 2018, 16:12

Призлы урын яуладык

6-8 апрель көннәрендә Чишмә районында мини-футбол буенча авыл командалары арасында республика чемпионаты үтте. Анда зона ярышларында җиңеп, республика ярышында катнашу хокукын яулаган Борай командасы да катнашты.

16 команда арасында барган көчергәнешле уенда лаеклы чыгыш ясап, борайлыларның егетләр командасы икенче урынны яулады. Командага киләчәктә дә уңышлы чыгышлар, җиңүләр яулавын телибез.

В.Садиков, 1нче категорияле тренер.


Читайте нас: