Барлык яңалыклар
Спорт
10 апрель 2018, 17:43

Спартакиада дәвам итә

31 март көнне Физкультура-сәламәтләндерү комплексында хакимият башлыгы кубогына район хезмәт коллективларының 3нче спартакиадасын ачу тантанасы үтте. Бу чара быел РФда Волонтерлар һәм БРда Гаилә елы уңаеннан оештырылды.

Оешма-предприятиеләр тәкъдим иткән командалар спартакиаданы сафларга тезелеп сәламләде. Барысы да, һәр елдагыча, җитди караш, ныклы әзерлек белән ярышларның һәр төрендә җиңү яуларга ныклы исәп тотып килгән иде. Спортчыларга энтузиазм һәм җиңү рухы, уңышлар теләп, алар алдында район хакимият башлыгы Борис Нурисламов чыгыш ясады. Ул районыбызда спорт белән шөгыльләнер өчен халыкка бөтен уңайлыклар тудырылуын һәм олысы-кечесенә сәламәт тормыш алып бару мөмкинчелекләре булуын тагын бер кат искә төшереп үтте. Борис Шәрәфгали улы физик яктан актив кеше эшендә дә яхшы нәтиҗәләргә ирешкәнен билгеләде һәм коллективларга һәрдаим уңышлар теләде.

Спартакиада ике атна дәвам итеп, хезмәт коллективлары арасында спорт төрләре буенча ярышларда иң-иңнәр ачыкланачак. Шушы көнне үк ирләр арасында өстәл теннисы, гер күтәрү, шахмат, волейбол буенча бәйгеләр узды. Ә 1нче апрельдә “Океан” бассейнында коллективлар йөзүдә көч сынашты. Аларның күбесе, нәтиҗәләрне ачыклап, яуланган урыннарны белеп кайтып китте.

Волейбол буенча ир-атлар арасында беренче – ветераннар советы, икенче – электр челтәрләре, өченче урынга Каенлык авыл биләмәсе командасы чыкты. Хатын-кызлардан беренче – үзәк дәваханә, икенче урынны – мәгариф бүлеге, өченчелекне Шабай балалар йорты командасы алды. Шахматта: беренче – Р. Муллагалиев (район хакимияте), икенче – Р. Арсланов (электр челтәрләре), өченче – А. Юнысов (ветераннар советы) булды. Өстәл теннисында: беренче – Ф. Ситдиков (ветераннар советы), икенче – М. Вәлиев (электр челтәрләре), А. Арсланов (беренче санлы мәктәп) өченче урынны биләде.

Спартакиада 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Спорт сөюче коллективларга бәйгеләрдә уңышлар юлдаш булсын.

М. Әхмәтҗанова.


Читайте нас: