Барлык яңалыклар
Спорт
29 март 2018, 19:20

Җиңү – бездә!

Волейбол – спортның командалы төре. Ярышларда катнашуның нәтиҗәсе команда әгъзаларының коллектив тырышлыгына бәйле.

Борай беренче мәктәбе волейболчылар җыелма командасының уңышлы чыгышларыннан соң, аларга 20нче зона ярышларында район данын яклау хокукы бирелгән иде. Бу ярышларда республиканың төньяк зонасыннан җиде команда катнашты. Барлык командалар да бәйгегә ныклы әзерлек белән килгән иде, һәрберсе үзенең сугышчан сыйфатын күрсәтә алды, һәр уен кызу барды. Безнең команда уенчылары да хата җибәрмәскә тырышты, куәтле һәм төгәл туп бирүләр, көндәшләрне алдату маневрларын оста кулланды. Һәм нәтиҗәләр дә сөендерерлек булды: кызлар командасы зона ярышларының җиңүчесе булып танылды һәм Стәрлетамак шәһәрендә үтәчәк республика ярышларында катнашуга путевка алды. Команда составында уйнаучы кызлар – Эльза Насырова, Гөлназ Туктамышева, Динара Фәттахова, Илүзә Бәхтиярова, Алия Гатиятуллина, Антонина Зайдуллина, Резида Хафиздинова, Жасмин Шамиева, Юлия Хәмәдиева, Наилә Бакирова, Лилия Хәбибрахманова, Екатерина Адыевага алдагы ярышларда да зур уңышлар телибез. Афәрин, кызлар!

Р.Әхмәтҗанов, тренер.
Читайте нас: