Барлык яңалыклар
Спорт
20 март 2018, 11:59

Көрәшче егетләр

Борайда Розалия белән Рифат Зариповлар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән балалар яхшы билгеләренә укулары һәм спорт сөюләре белән аерылып тора.

Малайларның өчесен дә авылдашлары, сыйныфташлары көрәшчеләр буларак белә. Көрәшкә юлны Зариповларның өлкәне – Ильяс ярды. Аның үрнәгенә акрынлап энеләре – Әмир белән Мөнир кушылды. Борайның Кызыл мәчетендә ислам нигезләре һәм гарәп теле укытучысы Розалия белән районның имам-мөхтәсибе Рифат хаҗи балалары белән горурлана ала, милли көрәштә бил бирмәүче уллары еш кына җиңүләр яулый.

Әмир абыйсы Ильяс белән көрәш секциясенә дүртенче сыйныфта укыганда йөри башлаган иде. Хәзер ул Казан энергетик университетының икенче курс студенты. Биредә дә дәресләрдән бушаган вакытында спорт залында шөгыльләнә. Әмир – республикада өч тапкыр бронза призына лаек булган егетләрнең берсе. Зона ярышларында катнашканда, сабантуйларда үз авырлыгындагылар арасында берничә ел аны җиңүче булмады. Ул әле дә ялга кайткан вакытларында физкультура-сәламәтләндерү комплексында милли көрәшчеләрнең судьясы булып, ярыш оештыручыларга ярдәмләшә. Җиде тапкыр район чемпионы исемен үз кулыннан төшермәгән көрәшче дә ул Әмир.

Мөнир дә абыйсыннан бик азга гына калыша. Алар катнашлыгында тирә-як районнарда үткән милли көрәш бәйгеләрендә беренче, икенче урыннар агалы-энеле Зариповларда була. Бу егетләр милли көрәшне үстерүдә җаваплы тренерлары, милли көрәш секциясен җитәкләүче Илгиз Ногманов йөзенә кызыллык китерми.

Р. Фәтхинуров.
Читайте нас: