Барлык яңалыклар
Спорт
16 март 2018, 14:39

Чаңгы юлына кар төшми

Үтеп баручы кыш айларында һәм март башында районда чаңгы спортын үстерүгә, аңа киң халык массаларын җәлеп итүгә зур әһәмият бирелде. Бу җәһәттән бәйгеләр еш оештырылды. Чаңгы юллары да һәрвакыт такыр булды, анда спорт сөючеләр үзләренең сәламәтлекләрен ныгытты.

Ярышларның унберенче мартта “Сабантуй” мәйданында үткәне тренер Ринат Ядгаровның якты истәлегенә багышланды. Аны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, хакимиятнең физик культура һәм спорт, яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Валерий Шарипов, Борай гимназиясе директоры Алик Усаев, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Азат Нуртдинов, спорт ветераннары чыгышларында Ринат Ядгаровның төрле спорт һәм бәйрәм чаралары үткәргәндә аның уртасында кайнавын, спортта ал бирмәс һәм сәхнәдә оста биюче булуын искә алды.

“Иң яхшы чаңгычылар-2018” бәйгесендә спортчылар төрле яшь төркемнәренә бүленеп ярышты. Алар арасында халыкка кирәкле хезмәт кешеләре – районның хөрмәтле механизаторлары, эретеп ябыштыручылары Данил Гәрәйшин, Иван Каликаев, Кәүсәр Исламов, хезмәт ветераннарыннан – Марат Хәйдаршин, 50 яшьтән өлкәнрәкләр арасындагы ярышта беренче урын яулаган Ваныш урта мәктәбенең физик культура укытучысы Венер Арсланов һәм башкалар бар иде. Хатын-кыз спортчылардан да шундый ук мисаллар китереп була. Мәсәлән, район үзәк дәваханә эшчесе Фидәния Закированың бер ярыштан да калганы юк. Ваныш авылыннан йорт хуҗабикәсе Марина Гафетдинова 36-50 яшьтәгеләрдән финишка беренче булып килде. Югарыда әйтелгән һәм исемләнмәгән чаңгычылар спортның бу төре белән даими шөгыльләнә, шуңа призлы урыннарны кулдан ычкындырмый.

7-8-9-11 нче сыйныф укучылары арасындагы бәйгедә Ваныш мәктәбе чаңгычылары үзләрен янә иң көчлеләр итеп танытты. Кызлардан Эльмира Әхмәтҗанова, Гөлназ Миңнуллина, Ленара Мөхәмәтҗанова, егетләрдән Илнур Фәизов, 5-6 сыйныфтагылардан Радион Раянов, Диана Раянова һәм барлык призлы урыннарга чыгучылар бүләкләргә лаек булды.

Ярышны оештыручылар аны үткәрүгә финанс ярдәме күрсәткән Ринат Әлфәт улының укучысы Азат Нуртдиновка олы рәхмәтен белдерде.

Р. Шаматов.


Читайте нас: