Барлык яңалыклар
Спорт
12 март 2018, 17:48

Алтын һәм көмешкә дәгъва итәләр

Күптән түгел Хезмәткә һәм оборонага әзерлек нормативларын үтәүгә Росреестрның республика буенча Идарәлегенең Балтач һәм Борай районнары буенча бүлеге һәм район суд приставлары бүлеге кушылды. Бу чара ГТОның тест узу үзәге – физкультура-сәламәтләндерү комплексында үтте.

Ике коллектив та үз яшь категорияләренә каралган барлык спорт төрләре буенча нормативлар тапшырды. Аларны үтәү дәрәҗәсенә карап алтын, көмеш һәм бронза билгеләр биреләчәк. Шунысы мактауга лаек, хезмәткәрләрнең күбесе алтын һәм көмеш билгеләр алырга дәгъва итә.

ГТО – бүгенге көндә модага кереп барган төшенчәләрнең берсе. Ул ниндидер күрсәткечләргә ирешүне генә түгел, ә сәламәт яшәү рәвешен алып баруны һәм спорт белән шөгыльләнү кирәклеген, гомумән, кешенең үз сәламәтлеген кайгыртуны күздә тота.


А.Фазлетдинова.


Читайте нас: