Барлык яңалыклар
Спорт
6 март 2018, 12:38

Спорт сөючеләр

Борайда актив тормыш белән яшәүче хатын-кызларыбыз бихисап. Уңган йорт хуҗабикәләре, хөрмәтле аналар, биана һәм дә зүрәниләр, көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән беррәттән, спортта да сынатмыйлар.

Мәсәлән, район үзәк дәваханәсендә көч салучы Ралия Әхмәтгалиева белән Фидәния Закирова, Росгосстрах компаниясенең страховкалау агенты Зөлфидә Мөҗипованы кышын чаңгы юлында узучылар юк. Күптән түгел өлкән яшьтәгеләр арасында үткән чаңгы ярышында әлеге спорт сөючеләр призлы урыннар яулады. Алар берничә еллар дәвамында шул югарылыкны саклап килә.


Р. Фәтхинуров.


Читайте нас: