Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2018, 17:52

“Океан”да узыштылар

Район үзәгендәге “Океан” йөзү бассейнының сафка басылуына аз гына вакыт узса да, ул борайлыларның һәм килгән кунакларның яраткан актив ял итү урынына әйләнеп тә өлгерде. Шулай ук монда йөзү буенча ярышлар да еш уздырыла. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында бәйге оештырылса, шушы көннәрдә оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре көч сынашты.

Ярышлар 35 яшькә кадәр, 36дан 45 яшькә кадәр һәм 46дан өлкәнрәк яшь төркемнәрендә үтте. Спортчылар 50 метр араны ирекле стильдә йөзеп узышты.

Үз яшь төркемнәрендә хатын-кызлар арасында беренче урынны Эльвера Сафарова (беренче санлы мәктәп), Эльвира Зиннәтуллина (район хакимияте), Флүзә Газизова (Иске Карагыш китапханәсе) яулады. Ир-атлар арасында җитез йөзүче исемен Ленар Баһауов (район хакимияте), Илдус Мостафин (беренче санлы мәктәп), Гемир Нуртдинов (район Советы) аклады.

Физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Валерий Шәрипов, җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар тапшырып, төрле өлкәләрдә көч салучыларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, киләчәктә дә спорт белән дус булып калуларын теләде.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: