Барлык яңалыклар
Спорт
2 март 2018, 17:53

Егетләр бил бирмәде

Балтач районында Башкортстан мәктәпләре укучыларының ХХ Спартакиадасы исәбенә көрәш буенча республика төбәк ярышлары үтте.

Яшь көрәшчеләр тугыз авырлык категориясендә көч сынашты. Шәхси һәм команда беренчелегенә барган ярышларда Борай районы көрәшчеләре биш тапкыр җиңүчеләр пьедесталына күтәрелде. Нәтиҗәдә, команда, ярыш хуҗаларыннан гына калышып, икенче урынга чыкты.

Районда егетләр көрәш белән яратып шөгыльләнә. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә эшләп килгән дүрт төркемдә унбишәр бала күнекмәләр ала, милли спорт төренең серләренә төшенә. Район мәгариф бүлеге ярдәме белән республика күләмендәге ярышларда даими катнашып торабыз. Бу исә спортчыларның осталыгын арттырырга, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

И.Ногъманов, тренер.


Читайте нас: