Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль 2018, 11:59

Ветераннар сынатмый

Районыбызның сез рәсемдә күргән хезмәт ветераннары актив тормыш белән яши. Алар, районда үткән күптөрле чараларда катнашып, яшьләргә үрнәк күрсәтә, үз артларыннан ияртә. Лаеклы ялдагы волейболчылар командасын җиңүчеләр сирәк була, шахмат, шашка уеннарында аларга тиңләшүчеләр юк диярлек.

Шушы көннәрдә үткән чаңгы спорты ярышларында ветераннар яуланган үрләрдән чигенмәде. Мәсәлән, элекке Мәгúдән исемендәге колхозның алдынгы комбайнчысы Марат Хәйдаршинны танып белмәгән кеше юктыр. Ул ашлык сугу буенча район чемпионы исемен йөртүчеләрнең берсе булды. Хөкүмәт бүләкләре, бихисап Мактау грамоталары – аның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Тынгысыз механизатор һөнәри авыруларны спорт белән дуслашып җиңеп, ярышларда ал бирми.

Айрат Кадермөхәмәтов та бер төр ярышны да читтә калдырмый. Вакытында җаваплы вазифалар биләве дә аңа спорт белән шөгыльләнүгә комачауламады. Ул бүген Борай өченче мәктәбендә физик культура дәресләрен алып бара.

Каенлык урта мәктәбендә көч салучы Радик Тимерҗанов хакында да шундый ук хөрмәтле сүзләр әйтеп була. Спорт сөючеләр Ватан алдындагы изге бурычларын намуслы үтәгән, сәламәтлекләренә зарланмыйча, үз дөньясын көтә, башкаларны да кышын чаңгы юлына басарга, җәен йөгерергә чакыра.

Р. Фәтхинуров.


Читайте нас: