Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль 2018, 13:57

Сәламәт тәндә – сәламәт рух

Кеше бәхетенең нигезе сәламәтлектә икәнлеге бәхәссез.

Үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту – мәктәп коллективы, укытучылар өчен дә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Безнең Яңа Тазлар урта белем бирү мәктәбендә аны тормышка ашыру максатында юнәлешле эшләр башкарыла. Физик культура дәресләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Һәр бала спорт сөеп, аның белән шөгыльләнсен өчен уңайлы шартлар тудырылган. Балаларны спортка җәлеп итү өчен башта үзең үрнәк күрсәтергә кирәк. Мәктәпнең физик культура укытучысы Айрат Садыйков – спортның күп төрләрен үз иткән белгеч. Аның хакында үз эшенең остасы дип әйтергә тулы җирлек бар. Район күләмендә оештырылган ярышларда актив катнашып призлы урыннар яулавы – моңа дәлил. Мәсәлән, чаңгыда узышучылар, бассейнда йөзүчеләр арасында яхшы таныш кеше ул. Укытучы-тренерларының яхшы уңышлары укучыларында чагыла, алар да спортка тартыла. Мәсәлән, Әнүр Сафин җиңел атлетикада алдынгылыкны бирми. Ул, мәктәп данын яклап, зона ярышларында призлы урыннар алып кайта. Район “Алга”гәзите призына үткәрелгән җиңел атлетика ярышларында бүләкләнми калмый.

Күптән түгел районның физик культура һәм сәламәтләндерү комплексында үткән милли көрәш бәйгеләреннән дә укучыларыбыз җиңүләр белән кайтты. Үз авырлыклары категориясендә сигезенче сыйныф укучылары Филат Шәймарданов – беренче, Вилдан Ягафәров белән Данир Гыйзетдинов өченче урыннар яулады. Мәктәпнең кызлар һәм үсмер малайлар, егетләр командалары волейбол ярышларында сынатканы юк. Егетләр командасы берничә ел рәттән икенче урыннан төшми. Бишенче сыйныфтан уку алдынгысы Азалина Галиханова район мәктәпләре арасында үткән чаңгы ярышында икенчегә чыкты.

Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга омтылыш, спортка сөю тәрбияли һәм туган җиребезнең патриотларын үстерә алсак, алга куелган бурычларның төп өлеше үтәлә дигән сүз.

Г. Гыйндуллина,

директорның уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары.


Читайте нас: