Барлык яңалыклар
Спорт
22 февраль 2018, 13:56

Кышын да йөзәләр

17 февральдә “Океан” бассейнында йөзү буенча Борай районы ачык беренчелегенә узган ярышларда Яңавыл, Илеш, Балтач һәм Борай спортчылары катнашты. Ярышлар дүрт яшь төркемендә барды. Һәр төркемдә 10-12 бала катнашты. Йөзүчеләр 50 метр араны ирекле стильдә һәм аркага ятып йөзәргә тиеш иде.

Артем Югай, бу араны ике алым белән йөзүдә дә иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, җиңүче булды, Аскар Әмиров өченче урынны яулады. Үз яшь төркемнәрендә ирекле стиль белән йөзүдә җиңү–Зөлфия Әгъләмовада, өченче урын–Светлана Сабировада, Денис Гатауллин аркага ятып йөзүдә өченче урынны яулады. Спортчыларның бу нәтиҗәләре команда уңышын тәэмин итте һәм Борай районы командасы пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде, икенче урында–Илеш, өченчедә Балтач районы командалары. Күчмә күбок икенче ел рәттән безнең районда калды.


Читайте нас: