Барлык яңалыклар
Спорт
21 февраль 2018, 16:35

Кышкы туризм ярышларында

8-11 февраль көннәрендә Гафури районында БРда XXVI авыл спорт уеннары кысаларында кышкы спорт туризмы буенча чемпионат үтте. Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 14 команда катнашты. Безнең район данын Балалар иҗат йортының туристик түгәрәге командасы яклады.

Чаңгы дистанцияләре буенча бәйгеләр бәйләм һәм төркем төрләрендә оештырылды. Гимназия укучылары Алмаз Закиров, Марсель Имамов, Ленар Гыйндуллин, Рималь Туктагулов, Наилә Раянова, Лениза Сафиналардан торган команда асылмалы кичү, бүрәнә аша чыгу, үргә менү һ.б. авыр гына техник этаплардан торган маршрутта сынатмады. Бар каршылыкларны лаеклы үтеп, коллектив дүртенче урынны яулады.

И.Рафиков, гимназиянең физкультура укытучысы.


Читайте нас: