Барлык яңалыклар
Спорт
21 февраль 2018, 16:25

Биш уенчы һәм капкачы

Борай өченче мәктәбенең хоккей мәйданчыгында мәктәп командалары арасында муниципаль район хакимияте башлыгы призына традицион хоккей уены үтте. Анда район үзәгенең өч мәктәбе һәм Шабай мәктәбе командалары катнашты.

Бу яңа уен түгел, авылда ничә буын малайлар бозда шар сугып уйнап үсте. Соңгы елларда ул аеруча популярлык алды, районда хоккей югарырак баскычка күтәрелә бара, дип әйтә алабыз. Өлкәннәрнең җыелма командасы республика төбәк ярышларында былтыр өченче урын белән генә чикләнгән булса, Балтачта үткән быелгы бәйгедә икенче урынга чыкты. Яшь спортчылар алардан үрнәк ала, балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең хоккей буенча тренеры Сергей Панышев та зур тырышлык белән эшли.

Тик әлегедәй турнирларда катнашуның үз таләпләре барлыгын һәркем белеп тора. Тимераяклар, махсус киемнәр, травмалардан саклагыч элементлар да кирәк. Бер хоккейчыны арзанлы комплект белән тәэмин итү дә унбиш мең сумга төшә икән. Кием һәм башка кирәк-яраклар эпикировка гына түгел, спортчыларның сәламәтлеген сакларга, травмалар булдырмауны тәэмин итәргә тиешле таләпләр дә булып тора. Чөнки хоккей, җырдагыча, чын ир-егетләр уены, хәтта каты уен дип тә әйтергә була. Бүгенге мәйданчыгы да, боз да тиешле таләпләргә җавап бирә, кыскасы, бездә чын хоккей һәм уен дәрте дә бик кызу иде.

Хоккейчыларны район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов котлап, уңышлар теләде һәм, бозга беренче шайбаны ташлап, бәйгеләргә башлангыч бирде. Турнир Шабай һәм Борай өченче мәктәбе командалары очрашуы белән башланды. Бик мавыктыргыч, кызык-лы уеннардан соң, Шабай мәктәбе командасы икенче ел рәттән җиңүче булып танылды һәм кубок белән бүләкләнде. Быел бу команда составында бер кыз бала да килгән иде. 6 класс укучысы Эльвина Сөләйманова хоккей белән бик яратып шөгыльләнә икән. Икенче урынга – Борай гимназиясе, өченчегә өченче санлы мәктәп командалары чыкты. Руслан Исламов (Борай өченче мәктәбе)–“Иң яхшы һөҗүмче”, Ришат Фәрхетдинов (гимназия)–“Иң яхшы капкачы”, Ян Башаров (Шабай) ”Иң яхшы сакчы” дип табылды. Җиңүче командалар һәм аларның уенчылары, төрле номинацияләрдә билгеләнгән иң яхшы уенчылар дипломнарга лаек булды.


Ф.Бәдертдинова.


Читайте нас: