Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль 2018, 11:21

Карлы юллар чакыра

Үткән шимбә иртәсендә илдә, республикада һәм, әлбәттә, безнең районда “Чаңгы юлы-2018” дип аталган бәйге старт алды. Чаңгычыларны әлеге бәйрәм белән котлаганда муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, хакимиятнең Яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Валерий Шәрипов, мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде.

Бу көнге ярышларда район мәктәпләре укучылары һәм хезмәт коллективлары актив катнашты. Иртәнге якта чаңгы юлына өлкән яшьтәгеләр, хезмәт көчендәгеләр басса, аларны үсмер малай-кызлар алыштырды. Ярышларда хезмәт коллективларыннан 120 спортчы, мәктәпләрдән 195 укучы, үзләренең сәламәтлеген ныгытып, көчен сынады. Алар чаңгы юлында өчәр, икешәр, берәр чакрым араны җилдәй җитез үтеп, җиңүчеләр бүләкләнде.

Мәктәп укучылары сыйныфлар буенча – сигез, хезмәт коллективларыннан хатын-кызлар һәм ир-егетләр тугыз яшь төркеменә бүленеп узышты. Укучылардан Эдуард Биккузин, Айгөл Нуриева, Радион Раянов, Алина Хөсәенова, Илнур Фәезов, Эльмира Әхмәтҗанова, Әнүр Сафин, Гөлназ Миңнуллина беренче урыннар яулады. Хезмәт коллективларында Владислав Котлыяров, Екатерина Кутлуметова, Сергей Мухаметдинов, Лилия Фәезова, Рафаэль Шәрәфиев, Светлана Васикова, Венер Арсланов, Фидәния Закирова, Марат Хәйдаршин һәм башкалар үзләренең көчле спортчылар икәнен дәлилләде.


Р. Шаматов.
Читайте нас: