Барлык яңалыклар
Спорт
9 февраль 2018, 18:49

Шагыйрьне искә алып

Шушы көннәрдә Дүртөйле шәһәрендә Башкортстанның халык шагыйре Назар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышланган волейбол турниры үтте.

Анда безнең район командасы да катнашты. Көчергәнешле барган уеннарда якташларыбыз, “Чакмагышнефть” предприятиесе командасына гына бирешеп, икенче урын яулады, ә волейболчыбыз Александр Латыйпов турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды. Алар кубок, грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде. Егетләр ярышларга барып кайтуда матди ярдәм күрсәткән шәхси эшкуар Айдар Гариповка рәхмәтле.

А. Фазлетдинова.


Читайте нас: