Барлык яңалыклар
Спорт
2 февраль 2018, 18:10

Милли көрәшне үстерү мөһим

Үткән җәйдәге район сабантуенда милли көрәштә югары авырлыктагылар арасындагы бәйге ачык калды. Чөнки мондый авырлыктагылардан көрәшүчеләр булмады. Шуңа бүгеннән мәктәптә укучы үсмер авыл малайларын, егетләрне спортның әлеге төренә җәлеп итү буенча ныклы эш җәелдерү кирәк. Районның Балаларга өстәмә белем бирү һәм үсмерләр спорт мәктәбе коллективына, көрәш буенча тренер Илгиз Ногмановка шундый бурыч йөкләнгән.

Моны тормышка ашыру максатында физкультура-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләре арасында Ленинград шәһәрен фашист баскынчыларыннан тулысынча азат итүнең 74 еллыгына багышланган ярышлар үтте. Бу юлы ул истәлекле тарихи көн уңаеннан булса, башка вакытта мәктәп спорт залларында физкультура укытучылары җитәкчелегендә күнегүләр оештыру кирәк.

Мәсәлән, Борай мәктәпләрендә һәм Яңа Тазларда укучылар милли көрәшне үстерүгә җитди әһәмият бирә дип әйтергә җирлек бар, әлеге мәктәп егетләре призлы урыннар яулый. Алар, күрше районнарга барып, милли көрәш ярышларында борайлылар данын яклауда катнаша. Спортның бу төрен үз итүчеләр махсус секциядә шөгыльләнә, тренер, спорт мастеры Илгиз Ногоманов егетләр белән өйрәнү күнекмәләре үткәрә.

–Районның яшьләр үзәгендәге милли көрәшкә өйрәтү залында мөмкин булган шартлар тудырылды. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Гөлшат Маннанова ярдәме белән спорт киемнәре, өйрәнү өчен манекеннар алынды. Киләчәктә тагын да күбрәк егетләрне җәлеп итү, милли көрәшне үстерү төп бурычларның берсе булып кала, – ди ул.

Бу көнге ярышта беренче урынны – гимназия, икенчене – өченче һәм өченчене – беренче мәктәп яулады, дүртенчегә Яңа Тазлардан килгән команда чыкты. Җиңүчеләр Дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Авырлык категорияләре буенча 45 килограммгача авырлыктагылар арасында Филат Шәймарданов, 50 килограммга кадәр гәүдә авырлыгындагылардан Альмир Бәдертдинов, 55кә кадәргеләрдән Альмир Әхмәтханов, 60-65-75-80гә кадәргеләрдә Рәсүл Зиннәтуллин, Илгиз Зиннәтуллин, Радик Шәрипов, Илдар Шәмсетдинов беренче урыннар яулады.

Спорт мәктәбе коллективы, тренерлар бу көнге ярышны оештыруга финанс ярдәме күрсәткән шәхси эшкуар Ильвир Нурмөхәмәтовка рәхмәтле. Үзе дә көрәшче буларак, ул малайларны спортның әлеге төренә җәлеп итүгә һәрвакыт лаеклы өлешен кертә.

Р.Шаматов.


Читайте нас: