Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2018, 16:45

Спортта үз кешеләр

Муниципаль район хакимияте, шушы өлкәдә көч салучы белгечләр, балаларны, яшьләрне, өлкән буын вәкилләрен спортка җәлеп итеп, сәламәт яшәүне пропагандалауда зур эшләр башкара.

Аларның төп өлеше авыл кешесенең күмәк һәм бакча мәшәкатьләреннән арынган кыш айларына туры килә. Шушы вакытта төрле ярышлар оештырылып, җиңүчеләр билгеләнеп бүләкләнә. Һәр спорт төрен оештыруның үз җаваплы белгече бар. Алар, әлбәттә, спорт сөючеләргә яхшы таныш. Мәсәлән, районның Балаларга өстәмә белем бирү һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Гөлшат Маннанова җитәкчелегендә (рәсемдә уңда) директорның укыту буенча урынбасары тренер Илфира Талипова – шахмат, укытучы-тренерлар: өстәл теннисында – Рәсимә Таһирова, чаңгыда йөгерүдә – Екатерина Кутлуметова, милли көрәшне җәелдерүдә – Илгиз Ногманов, гер күтәрү һәм кул көрәштерүдә – Радик Хәмидуллин, шашка уеннарында – Фәрит Ситдиков, мини-футболда – Вилдан Садыйков, баскетболда – Рөстәм Муллагалиев, бассейнда йөзүдә Рәшид Әмировка спорт бәйгеләрен гадел бәһалау йөкләнгән. Алар районда үткәрелүче барлык спорт уеннарын оештыруда катнаша, сабантуйларында баш судья вазыйфасын үти. Күптән түгел хезмәт коллективлары ГТО нормативларын тапшырганда, укытучыларның кышкы спартакиадасында тренерлар, ярышларның уртасында булып, тиешле бәһасын бирде.

Р. Шаматов.
Читайте нас: