Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2018, 16:50

Скандинавча йөрү: теләсә нинди таяк килешми

Соңгы вакытта скандинавча йөрү бик популярлашып китте. Дөрес, аны төрлечә атыйлар. Норвегиячә, шведларча, финнәрчә... Ничек кенә булмасын, таяк тотып атлап йөрүләр шәһәрдә генә түгел, авылга да үтеп керде.

Белгечләр сүзенә колак салсак, бу рәвешле йөрү кеше өчен бик файдалы икән. Өлкәннәр генә түгел, яшьләргә дә киңәш итәләр. Саф һавада йөрү беркемгә дә комачау итми. Скандинавча йөрүне спорт төренә кертмиләр, ә актив тормыш алып бару дип кенә карыйлар. Моның өчен махсус киемнәр дә алырга кирәкми. Үзегезгә нинди кием уңайлы, шуның белән чыгарга була. Бары тик һава торышын исәпкә алып кына киенергә кирәк. Җәйге чорда футболка, трико, кыска чалбар булса, көзгә – башлыклы куртка, кышка исә чаңгы курткасы менә дигән. Тик менә таягына игътибарлы булырга киңәш ителә.

Карап торышка скандинавча йөрү таягы чаңгыныкыннан берни белән дә аерылмаган кебек. Ләкин алай түгел. Чормада яткан чаңгы таягына үрелергә ашыкмагыз. Мондый таяклар ярамый. Атлап йөрү таягы чаңгыныкына караганда күпкә кыскарак булырга тиеш. Аны кешенең буена карап алырга кирәк. Мәсәлән, 160 см буйлы кеше үзенә 110 см.дан зур булмаган таяк сатып алса, дөрес була. Очы да чаңгы таягыныкы кебек түгел. Чаңгыныкы металлдан эшләнсә, монысы графит таштан ясалган. Комплектында резинадан эшләнгән махсус очлык (наконечник) та бар. Анысы таш юллардан шак-шок килеп бармас өчен кирәк.

Таяк тоткасы да мөһим роль уйный. Уңайлы булу өстенә, аның кул тиресен ярсытмый торган чималдан эшләнгән булуы шарт. Таякны алганда бавына игътибарлы булыгыз. Уч төбе ачык булганда да бавы беләзек сөягендә калырга тиеш. Таяк бавын кешенең учына карап та сайлыйлар. Моннан тыш кышкы чорда бияләй киясен дә онытмаска кирәк.

Иң мөһимен истән чыгармагыз: скандинавча йөрим дип, беренче мәлдә үзегезгә авырлык китерүдән сакланыгыз. Физик активлыкка җайлап кына килергә кирәк. Теләсә ничек йөрү дә ярамый. Скандинавча йөрү белән шөгыльләнәсегез килсә, башкалардан киңәш сорагыз. Тәҗрибәле кешегә иярегез.

Беренче айда гадәти темп белән йөрергә киңәш ителә. Аннан соң адымнарны тизләтергә була. Ләкин пульс 90-120дән артмаска тиеш. Беренче мәлдә атнасына өч тапкыр яртышар сәгать шөгыльләнсәгез, аннан вакытны 45 минутка җиткерергә була. Ике айдан соң бер сәгать, аннан да артык йөрергә мөмкин.

В.Шәрипов.
Читайте нас: