Барлык яңалыклар
Спорт
26 гыйнвар 2018, 16:42

Баскетболчы кызларыбыз – җиңүче

Гыйнвар урталарында Чишмә поселогында авыл командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының республика финалы үтте.

Борайның “Триумф” кызлар командасы, зона этапларында җиңеп, финалга узу бәхетенә ирешкән иде. Әлеге бәйгегә барлыгы 14 коллектив килде. Өч көн барган көчергәнешле уеннарда безнең кызлар, яхшы әзерлекләрен күрсәтеп, беренче урын яулады һәм кубок, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде, ә Алина Гыйззәтуллина турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Бу җиңү артында, әлбәттә, кызларның даими тренировкалар ясавы, үҗәтлеге һәм остазлары Рөстәм Муллагалиевның тырыш хезмәт нәтиҗәсе ята.

Алда коллективны Уфада үтәчәк авыл һәм шәһәр командалары арасында җиңүчеләрнең финал ярышлары көтә. Монда да уңышлар юлдаш булсын аларга.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: