Барлык яңалыклар
Спорт
24 гыйнвар 2018, 13:52

Балалардан үрнәк алалар

Өлкәннәрдән генә түгел, балалардан да үрнәк алыр урын бар. Мин моны байтак еллар районның спорт тормышында җиңү яулап килгән укучыларны күз алдында тотып әйтәм.

Соңгы елларда Ваныш авыл биләмәсендәге хезмәт коллективларының да спорттагы уңышлары сөендерә. Берничә ел рәттән Ваныш авыл советы биләмәсенең җыелма командасы, Сабантуйның барлык спорт төрләрендә уңышлы чыгыш ясап, җиңүче була. Шулай ук Бөек Җиңү көненә багышланган кросста, җиңел атлетика ярышларында да призлы урыннар яуланды. Әле шушы көннәрдә укытучыларның “Сәламәтлек–2018” традицион спартакиадасында да Ваныш мәктәбенең Шөкшәндәге коллегалары белән берлектә беренче урынга чыгуы очраклы түгел дип уйлыйм. Спартакиадада волейбол, шахмат, чаңгы, өстәл теннисы, йөзү буенча безнең спортчылар иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте, команда Мактау грамоталары һәм җиңүче кубогына лаек булды.

Бу уңышларның башлангычын иң элек ныклы спорт базасы булу белән аңлатырга кирәк. Ваныш мәктәбенең спорт залын райондагы иң яхшыларның берсе дип әйтергә мөмкин. Анда атнасына өч тапкыр волейбол, зур теннис буенча ярышлар үтә. “Әти, әни, һәм мин–спортчы гаилә”, спорт төрләре белән баетылган “Ягез әле, егетләр!” кебек ярышлар даими үтә. Кышын авылда бер дигән чаңгы трассасы яңартылып тора. Анда хәзер балаларны гына түгел, өлкән яшьтәгеләрне дә даими күрергә мөмкин. Бөтен гаиләләре белән чаңгы юлына басучылар да күп. Гомумән, халык арасында сәламәт тормышка, физкультура, спортка тартылу көчле. Өлкәннәр арасында скандинавча йөрү бик популярлашты. Ваныштан 10-12, Миңледән 7-8 кеше даими рәвештә сәламәтлек өчен файдалы булган шушы күнегүләргә чыга һәм башкаларны да үз артыннан ияртә. Мәктәптәге тренажер бүлмәсе атнага ике тапкыр өлкәннәр өчен махсус эшли, балалар һәм башка теләүчеләр өчен аның ишеге һәрчак ачык. Җәен “Ваныш боҗрасы” җиңел атлетика кроссы зур активлык белән үтеп килә.

Шөкшән мәктәбенең дә спорт базасы ныклы. Кыскасы, безнең якта спорт халыкның яшәү рәвешенә ныклы үтеп керә дип әйтә алабыз.


В.Арсланов, БРның мәгариф отличнигы.


Читайте нас: