Барлык яңалыклар
Спорт
18 гыйнвар 2018, 16:05

Каникуллар файдалы үтте

Укучыларның кышкы каникул чорында балалар-үсмерләр спорт мәктәбе гадәти режимда эшләде. Төрле секцияләргә йөрүче балалар ял вакытында да яраткан спорт төре белән шөгыльләнә алды. Тәрбияләнүчеләр арасында ярышлар, уеннар үткәрелде.

Кул көрәштерү, гер күтәрү түгәрәгенә йөрүчеләр белән очрашуга әлеге секциядә уңышлы шөгыльләнеп, ярышларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, бүгенге көндә Төмән югары хәрби-инженерлык команда училищесында белем алучы курсант Руслан Кәримов килде. Узган елда гимназияне тәмамлаган егет хәрби уку йортында уку үзенчәлекләре, көн тәртибе һәм режимы, яшәү шартлары турында сөйләде һәм хәрби булу өчен яхшы итеп укырга, сәламәтлекне сакларга, ныклы физик әзерлек кирәклеген белдерде.

Яшь спортчылар аны зур игътибар белән тыңлады һәм хәрби училищега укырга керү шартлары һәм үзеңне ничек хәзерләү белән кызыксындылар.

Чараның икенче өлешендә балалар-үсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә кул көрәштерү буенча ярышлар үткәрелде. Көчергәнешле барган бәйгедә 7-9 сыйныф укучылары арасында беренче урынны – Алмаз Гыйльметдинов (өченче санлы мәктәп), икенчене – Ленар Хистиев (өченче санлы мәктәп), өченчене Наил Бәдертдинов (беренче санлы мәктәп) яулады. 10-11 класс укучылары төркемендә Богдан Янгиров (Шабай) алдынгылыкны бирмәде, икенче – Алмаз Галиев (гимназия), өченче Айдар Насыйбуллин (өченче санлы мәктәп) булды. Аларга грамоталар тапшырылды.

Фәһемле чарадан балалар күтәренке кәеф белән таралышты, ә кемдәдер, бәлки, хәрби булу теләге дә тугандыр. Моның өчен, әлбәттә, спорт белән дус булып, үзеңне физик яктан хәзерләү белән актив шөгыльләнергә кирәк.

Р.Хәмидуллин, югары категорияле тренер.
Читайте нас: