Барлык яңалыклар
Спорт
10 гыйнвар 2018, 17:03

Хезмәткә һәм оборонага әзерлек –сәламәтлеккә нигез

Районда кышкы каникуллар чорында күптөрле бәйрәм чаралары оештырылды. Боздан катырылган мәйданнар иртәдән кичкә кадәр балаларның тимераякта шуу урынына әверелде, анда спорт бәйгеләрендә шайбалы хоккей уеннарын үз итүчеләр көч сынашты. Район үзәгеннән тыш, авыллардагы мәктәпләр янындагы боз мәйданчыклары тынып тормады. Бу көннәрдә физик культура һәм сәламәтләндерү үзәгендә бер-бер артлы ярышлар оештырылды. Шулардан хезмәт коллективлары арасында ГТО нормаларын тапшыру, иң мөһим чараларның берсе булып, бәйрәм төсе алды.

Аеруча мәргән атуда, чаңгыда узышта, бассейнда йөзүдә ике җенестән дә норматив тапшыручылар күп булды. Турникта күтәрелүдә, гер күтәрүдә, әлбәттә, ир-егетләр үзләренең көчле зат булуларын янә бер кабат раслады.

Мәсәлән, турникта район мәгәриф бүлегеннән Айрат Галиевка тиңләшүчеләр табылмады. Икенчегә һәм өченчегә Борай беренче санлы мәктәбеннән Фирдәвис Талипов, Илшат Килметов чыктылар.

Әлеге ярышларны оештыруда җаваплы тренер Радик Хәмидуллин әйтүенчә, көчле ир-егетләребез күп. Герне һавага 110 тапкыр чөйгән укытучы Айдар Зариповка сокланмый мөмкин түгел иде. Бу яклап муниципаль район хакимияте ир-егетләре дә сынатмады. Мәсәлән, Гемир Нуртдинов, Азат Фәйзрахманов, Рөстәм Шаһиәхмәтов һәм башкалардан калышмас өчен спортта күп эшләргә кирәклеге аңлашылды. Районның Яшьләр үзәге директоры Азат Ибраһимов та үзенең чын лидер икәнен раслады.

Командаларга килгәндә, 2420 балл җыеп, Борай беренче санлы мәктәбе коллективы беренче урын яулады, икенчегә 1718 балл белән – өченче мәктәп һәм өченчегә, 1263 балл җыеп, гимназия укытучылары чыкты. Шулай итеп, районның хезмәт коллективлары үзләрен һөнәри осталар булу белән бергә спорт сөючеләр икәнлекләрен дә күрсәтте, күңелле итеп аралашты. Ел дәвамында кышларын ешрак чаңгы юлларына чыгуны, бассейнда йөзеп, сәламәтлекләрен ныгытуны, барлык спорт мәйданчыкларыннан уңай файдаланырга кирәклекне көндәлек бурыч итеп куючыларга юл ачык – рәхим итсеннәр, дигән теләктә калабыз.

Р. Шәймөхәмәтов.
Читайте нас: