Барлык яңалыклар
Спорт
28 декабрь 2017, 17:50

Спорт белән янәшә

Яшь буынны рухи һәм физик яктан чыныктырып үстерү, кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, район халкына физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру мөһим бурычлар булып тора һәм бу җәһәттән күпьяклы эш алып барыла. Көнкүрешнең елдан-ел җиңеләя баруына, физик көч кулланылган эшләр кимүгә замана уңайлыклары дип сөенсәк тә, аз хәрәкәтләнү кеше сәламәтлегендә дә эзсез үтми. Райондашлар да хәрәкәттә – бәрәкәт дигән халык әйтеменең асылын ныграк төшенә бара. Сәламәт яшәү рәвешен үз иткән, физкультура-спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр булуы беркемне гаҗәпләндерми, чаңгы, велосипед спорты, йөгерү, скандинавиячә йөрү хәзер бик популяр.

Районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуны аерым билгеләргә кирәк. Район үзәгендә ике стадион, дүрт спорт залы, йөзү бассейны, ике хоккей мәйданчыгы, чаңгы-роллер трассасы, теннис, баскетбол, мини-футбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданы бар. Районга югары квалификацияле, тәҗрибәле тренерлар чакырыла, аларга яшәү өчен шартлар булдырыла. Спортны үстерү буенча мондый кайгыртучанлык өчен район хакимияте һәм хакимият башлыгы Борис Нурисламовка рәхмәтлебез.

Спортчыларыбызның уңышлары да сөендерә. Быел Башкортстан Республикасының XXV Авыл спорты уеннарында икенче урынны яуладык. Бу югары баскычка күтәрелүебезне тәэмин иткән уңышларны барлыйсы килә. Җиңел атлетика буенча (тренер В.Котлыяров) республика финал ярышларында икенче урынга чыктык. Районның футбол буенча җыелма командасы (тренер В.Садыйков) ике ел рәттән төбәк, ярымфинал ярышларында җиңүче була, республика финалында уңышлы чыгыш ясый. Ир-егетләрнең волейбол командасы (тренер Н.Сибәгатуллин, команда капитаны А.Солтанов) республика ярышларының көмеш призеры булып танылды. Тренер И.Рафыйковның тәрбияләнүчеләре җәйге һәм кышкы туризм буенча республика финал ярышларында район данын лаек-лы яклады. Армспортта (тренер Р.Хәмидуллин) нәтиҗәләребез яхшы булды. Бу яклап команда капитаны, армспорт буенча күптапкырлар Башкортстан чемпионы булып танылган А.Шафыйков үрнәк күрсәтә.

Аерым спортчылардан шахмат буенча республика финал ярышларында һәрвакыттагыча И.Талипова ышанычлы уйнады. В.Котлыяров, Э.Солтанбәков, И.Солтанов, Р.Шәйхинуров составындагы команда эстафета йөгерүен көмеш финиш белән тәмамлады. И. Солтанов шушы ярышларда озынлыкка сикерүдә дә икенче урынга чыкты. Җәйге полиатлондагы уңышларда Э.Әхмәтҗанов, Э.Аллаяров, Ю.Хәсәнованың да өлеше зур. Юлия Хәсәнова ГТО Республика фестиваленең финал чемпионкасы да булып танылды.

Башкортстан Республикасы укучыларының XVIII Спартакиадасы финал ярышларында Каенлык мәктәбеннән Ранис Фәрхетдинов (тренеры А.Шакиров) йөгерү буенча Башкортстан чемпионы булды. Яңа Тазлар мәктәбеннән тренер А.Садыйковның укучылары – Анур Сафин чаңгы буенча республика чемпионы булып танылды, Родион Раянов җиңел атлетика һәм чаңгы буенча өченче урынны яулады.

Киләчәктә Русия күләмендәге ярышларда да уңышлы чыгыш ясауны күздә тотабыз. Сәләтле укучылар һәм яшьләребезнең яңа биеклекләргә омтылышы, тренерларның тырыш хезмәте һәм райондагы ныклы спорт базасы булу һәм җитәкчеләр тарафыннан күрсәтелгән ярдәм әлеге максатларга ирешүдә нигез булып тора.


В.Шәрипов, муниципаль район хакимиятенең физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы.


Читайте нас: