Барлык яңалыклар
Спорт
26 декабрь 2017, 15:13

Осталыкны бүлмәдә дә күрсәтеп була

14 декабрьдә гимназиядә Экология елына, патриотик тәрбия бирүгә һәм сәламәт тормыш алып баруны пропагандалауга багышланган ябык бүлмәләрдә үткәрелә торган спорт туризмы буенча район ярышлары үтте.

Анда ике төп һәм бер өстәмә белем бирү учреждениесеннән 30 бала катнашты. Укучылар туризмның бу төре буенча кыска дистанцияләрне үтте.

Нәтиҗәдә Э.Хәйретдинова, Р.Рәхимов, Д.Кашапова, М.Садиков, Л.Сафина, А.Закиров үз яшь төркемнәрендә җиңүчеләр булды. Аларга һәм призерларга Мактау грамоталары бирелде. Ярышларны башыннан ахырына кадәр күзәткән гимназия директоры А.Усаев, физкультура укытучысы И.Рафиков, балалар иҗат йорты педагогы Р.Хаҗиев, укучыларга үзләренең җылы сүзләрен әйтеп, киләчәктә дә шулай актив катнашырга чакырдылар, тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешүләрен теләделәр.

Э.Хәлилова,

туризм һәм туган якны өйрәнү буенча методист.


Читайте нас: