Барлык яңалыклар
Спорт
26 декабрь 2017, 15:15

Чаңгычылар - наркотикларга каршы

Үткән атна уртасында кышкы спорт сезоны мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары белән башланып китте. Ул район үзәгенең Сабантуй мәйданында үтте. Бәйгедә Ваныш мәктәбе командасы алдынгылыкны бирмәде. Иң кызу һәм көчергәнешле ярышлар шимбә көнне хезмәт коллективлары һәм авыл биләмәләре командалары арасында узды. Бу чарада 17 команда, 100гә якын спортчы катнашты.

Ярышларны тантаналы ачу өлешендә район хакимияте башлыгы урынбасары Николай Хаматдинов, физкультура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча бүлек начальнигы Валерий Шәрипов чаңгычыларны спорт бәйрәме белән котлады һәм уңышлар теләде. Шулай ук район мәгариф бүлеге начальнигы Фәрит Хуҗин, үзәк дәваханә баш табибы Радик Хәсәнов һәм башка җитәкчеләр, үз коллективларының чыгышларын карап, дәртләндерергә килгәннәр иде.

Ярышлар өч яшь төркемендә:35 яшькә кадәр, 35тән 50 яшькә кадәр һәм 50 яшьтән югары, ике чакрым дистанциядә узды. Башта хатын-кызларга старт бирелде. Үз төркемнәрендә беренче булып Екатерина Котлыметова (балалар-үсмерләр спорт мәктәбе), Алиса Тимерәева (беренче санлы мәктәп), Фидания Закирова (үзәк дәваханә) килде. Икенче урында – Элина Гарипова (Каенлык мәктәбе), Айгөл Мөслимова (район хакимияте), Зилә Вахитова (гимназия); өченче урында Лилия Сәетова (беренче санлы балалар бакчасы), Светлана Васикова (гимназия), Флүзә Әхмәдиева (өченче санлы мәктәп) булды.

Ирләр арасында иң җитезләре булып Владислав Котлыяров (гимназия), Рафаэль Шәрәфиев (электр челтәрләре), Кәүсәр Исламов (“Жилищник”) танылды. Икенче урынны – Виктор Зиннуров (“Сөт эше”), Ансаф Шакиров (Каенлык мәктәбе), Фирдәвис Талипов (беренче санлы мәктәп); өченчене Илсур Моратов (Каенлык мәктәбе), Айрат Садыков (Яңа Тазлар мәктәбе), Фәнүс Галиев (гимназия) алды.

Барлык күрсәткечләр исәпләнгәч, җиңү кубогы иясе билгеләнде. Аны Каенлык мәктәбе командасы яулады. Икенче урында – гимназия, өченчедә район үзәк дәваханәсе командалары булды.

Кышкы спорт сезоны әле ачылды гына, киләсе елда бик күп ярышлар оештырылачак. Һәркем үз көчен сынап карарга мөмкин. Әлбәттә, иң мөһиме, җиңү түгел, ә катнашып, рухи дәрт, күңелле тәэссоратлар алу, сәламәтлекне яхшырту.

А.Фазлетдинова.


Читайте нас: