Барлык яңалыклар
Спорт
19 декабрь 2017, 18:17

Призлы урынга чыктык

Декабрь ае башында Калтасыда БР мәктәп укучыларының ХХ Спартакиадасы чикләрендә ир балалар командалары арасында мини-футбол буенча зона ярышлары үтте.

Анда тирә-як районнардан барлыгы җиде команда катнашты. Составында Ильяс Әхмәтшин, Альмир Бәдертдинов, Марат Вәлиев, Илнар Солтанов, Динар Нәҗмиев, Ренат Хәсәнов, Рөстәм Махиянов, Тимур Шакиров, Дияз Габделхаков булган безнең команда, яхшы гына нәтиҗәләргә ирешеп, өченче урынга чыкты. Егетләргә киләсе уеннарда да уңышлар юлдаш булсын.

В.Садиков, тренер.
Читайте нас: