Барлык яңалыклар
Спорт
8 декабрь 2017, 16:30

Гер күтәрү – бәдәнгә көч бирә

Декабрь башында район мәктәпләре арасында гер күтәрү буенча бәйгеләр булып үтте. Монда алты мәктәптән командалар катнашып, үзләренең физик көчләрен күрсәтте. Гимназия, өченче, беренче, Ваныш, Кодаш һәм Шабай мәктәпләреннән килгән егетләр өч төркем авырлык категориясендә һәм кызлар гомум категориядә көч сынаштылар.

45 килограммга кадәр ир балалар – 10 килограммлы, 60 килограммлылар – 16 кг (бер пот), гәүдә авырлыклары 60 килограммнан артыклар – 24 килограммлы герләр күтәрде. Егетләр ике төрле күнекмәдә: күкрәккә ике герне күтәреп алып, өскә чөю; икенчесе бер герне өскә чөюдә ярышты. Ә кызлар 12 килограммлы герне өскә чөйде. Н. Бәдретдинов (беренче мәктәп), Р. Мурзин (гимназия), Р. Вәлиев (өченче мәктәп), И. Артамонов (өченче мәктәп), Д. Андерьянов (Шабай), В. Мурзин (гимназия), Н. Серикбаев (өченче мәктәп), А. Галиев (гимназия), С. Камильянов (беренче мәктәп) үз категорияләрендә яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм, башкалардан аермалы буларак, мактаулы урыннар яуладылар. Кызлардан Р. Хаматова (өченче мәктәп), Л. Нурисламова (гимназия), Л. Мөхәмәтҗанова (Ваныш мәктәбе) гүзәл затларның да көчле була алуларын исбатлады.

Командалар арасында беренче урынны икенче ел рәттән гимназия командасы яулады һәм быел да алар күчмә кубокка ия булды. Икенче урынга – өченче мәктәп, ә өченчегә Ваныш мәктәбе командалары чыкты. Яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылар медаль һәм Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.


Р. Хәмидуллин,

югары категорияле тренер.


Читайте нас: