Барлык яңалыклар
Спорт
1 декабрь 2017, 17:50

“Яшәү өчен көрәш”тә ярыштык

1–3 ноябрь көннәрендә Уфада лайфрестлинг – “яшәү өчен көрәш” командалы прикладной спорт төре буенча республика ярышлары үтте. Бу спорт төренең үзенчәлеге шунда: аның барышында гомерне куркыныч астына куйганнан түгел, ә киресенчә, кемнеңдер гомерен саклап калганнан адреналин аласың. Республикада спортның әлеге төре “Башкортстанның хәвефсезлек мәктәбе” Төбәк бүлеге башлангычы белән үсеш алды.

Ярышлар белән бергә уку-күнекмәләр җыены да старт алды, аларда Мәскәүдән килгән массакүләм укыту инструкторы Марина Махотина “Бәхетсезлеккә очраучыга беренче ярдәм” дигән лекция үткәрде. Икенче көн алган белемнәрне практикада куллану һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләр булдыруга багышланды. Марина Сергеевна җитәкчелегендә балалар кешегә охшаш “Гоша”, “Глаша”, “Гаврюша” исемле роботларда беренче ярдәм күрсәтү буенча күнекмәләр үтте.

Җыенның кульминациясе, әлбәттә, ярышлар иде. Командаларга шартлы рәвештә вакыйгалар бирелде. Аларның берсе буенча юл-транспорт вакыйгасында автомобиль ярдан тәгәрәгән, дүрт кеше зыян күргән: кечкенә баланың тамагына имезлек тыгылган, бер кыз комада, яшүсмер клиник үлем кичергән, аларның әниләренең муендагы умыртка сөяге һәм аяклары сынган. Легенда буенча юл фаҗигасе булган җиргә ашыгыч ярдәм машинасы килә алмый, шуңа күрә беренче ярдәмне “яшь коткаручылар” күрсәтте. Ярдәм күрсәтү өчен 6 минут бар. Барлык командалар да җиңү өчен тырышты. Борай районыннан балалар иҗаты йортының “Огнеборец” командасы: Ридаль Әхмәдишин, Эльмира Аллаярова, Лилиана Герасимова, Айнур Вәлиев ярышларның призеры булып танылды, грамоталар һәм бүләкләргә лаек булды. Моннан тыш, һәрберсе белемнәрен һәм тәҗрибәләрен баетып кайтты.

Р.Хаҗиев,

район командасының җитәкчесе.


Читайте нас: